ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бөгелмэ мэры шәһәр эшмәкәрләре белән очрашты. Алар айга ике тапкыр түгәрәк өстәл артына утырып, ачыктан-ачык сөйләшә. Бу юлы шәһәр эшмәкәрләре “ИПЦ”ҖЧҖ җир участокларын арендага алу мәсьәләсе хәл ителде, “ВТБ-Банк” ҖЧҖ вәкиленең бизнес-проекты каралды, Яр Чаллы эшмәкәрләренә Бөгелмәдә сәүдә итү мөмкинлекләре бирелде.    

 

2016 елның 30-31 июль көннәрендә Казаннан ерак түгел Введенский бистәсе территориясендә маунтинбайк велоспорты буенча “марафон” дистанциясендә ТР ачык чемпионаты үтәчәк. Веломарафон икенче тапкыр үткәрелә. Быел анда 150 кеше катнашыр дип көтелә. Әлеге вакытта Мәскәү, Самара, Тольяти, Ульяновск, Йошкар-Ола, Чебоксар, Казан шәһәрләреннән катнашырга гариза биргәннәр.

Бөгелмәдә бар куәткә юлларны төзекләндерәләр. Үзәк урамнарның берсе – Ленин урамында зарыгып көтелгән асфальт түшәлде. Шәһәр мэры Линар Закиров “төзелеш чәршәмбесе” кысаларында төзелеш объектлары белән танышуны нәкъ шул урыннан башлады. Соңгы 2,5 елда Бөгелмә юлларын тәртипкә китерү өчен 500 миллоннан артык сум күләмендә акча сарыф ителгән. 2016 елда – 100 миллион сум.

Бүгенге көндә Татарстанда тарихи вакыйгага тиң ике зур төзелеш бара. Болгар ислам академиясе бинасы һәм Казан  Мәрьям Ана иконасы чиркәвен төзүдә татарстанлылар  гына түгел, ә Россия төбәкләрендә гомер итүчеләр дә катнаша. Күмәк көч тау күчерә, дигәндәй изге эшкә мөселманнар да, православие дине тарафдарлары да бердәй кушылды. Сез дә изгелек кыла аласыз!

2016 елның 30 августында Бөгелмәнең балалар паркында сәгать 16.00 «Зеркальное чудо природы» фестивале үткәреләчәк. Анда катнашырга игзәкләрне көтеп калалар.

Фестивальдә катнашу өчен 23park09@mail.ruэлектрон адресына гариза җибәрергә яисә  6-91-83,   8917281699,  89600610702 телефон номерларына шалтыратырга кирәк.    

 

“Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр бик теләп “Уңайлы йорт” түгәрәгенә йөриләр. Тәҗрибәле педагоглар аларга йорт хуҗалыгы турында бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматлар бирә.Бу юлы алар малайларны пицца пешерергә өйрәтте, чәй төнәтү серләрен ачты. Кунакларны тулы табын белән каршы алу матур гадәт, шуның өчен алар бергәләп табын әзерләү кагыйдәләрен искә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International