ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2016 ел
сишәмбе

23 майда  Казан Кремленең Туп ишегалды музеенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов укучыларның бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде.

Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме. Бөгелмә муниципаль районы авылларында Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре:

“Бөгелмә су каналы” ҖЧҖ төзекләндерү эшләре алып бару сәбәпле, 24 майда салкын су бирү вакытлыча туктатыла. Төзекләндерү эшләре Ворошилов, 14Шәһит, Нефтяниклар урамнарында һәм СУ-2 районында алып барыла.

Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Бөгелмәдә кайнар су бирү вакытлыча туктатыла. Су белән тәэмин итүне яхшырту йөзеннән, Вахитов урамының 4 һәм 11, Г.Успенский урамының 42 һәм 69, Калинин урамының 21, Кызыл Армия урамының 1,3,5,24А, Ленин урамының 1,2,4,5,8, Насыйров урамының 1А,3,5, Калинин урамының 32,37, Гашек урамының 17,17А, Октябрь 18,19,21,23,25,27 йортларында 23 майдан 5 июньгә кадәр су бирү туктатылып тора.  

 

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының ЛДПР фракциясеннән бер төркем депутатлар Татарстанга сайлаучылар белән очрашуга килергә җыена.

ЛДПР вәкилләренең махсус поезды 27 май көнне 19 сәгать 5 минутта –Бөгелмә районының Акбаш станциясенә (19 сәгать 40 минутта китәчәк), ә 20 сәгатьтә Бөгелмә станциясенә килеп туктаячак.

Теләгән кешеләр очрашуга барып, үзләре теләгән сорауны бирә ала.

Сорауның беренчесе: узган килгәннәренең берсендә, моннан күп еллар элек, Владимир Вольфович очрашуда катнашучыларга 10ар сумнан акча өләшкән иде, бу юлы да таратырлар микән? Өләшсәләр, ничә сумнан булыр икән?

http://www.bugulma-tat.ru/

Подольск шәһәрендә  2004-2006 елларда туган үсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры үтте. Анда Россия регионнарыннан 400дән артык спортчы катнашты. Бөгелмә данын “Факел” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады. Икенче урынны Мәлик Вартанян, өченче урынны Арсени Ишков һәм Данияр Кәримов яуладылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International