ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2016 ел
якшәмбе

Бүген Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында“Милли тормыш һәм дин” VII Бөтенроссия дин әһелләре форумы пленар утырышы булды. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин,ТР Диния нәзарәте җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рушан хәзрәт Аббәсов һ.б. рәсми затлар катнашты.

«Единая Россия» партиясендә алдан тавыш бирү эше быел халык арасында оештырылды.  Бу процесс бөгелмәләрне куандырды. “Үз тавышын бирү өчен алар сайлау участогына сәгать 8 тулганчы ук килеп басканнар иде. Бу – безне, сайлау участогы хезмәткәрләрен бераз шаккатырды. Хәтта шатланырды да. Быел бөгелмәләр аеруча актив”, -- ди 465 нче номерлы сайлау участогы җаваплысы Илмира Гарәфетдинова. Әлеге сайлау участогында сәгать 11гә сайлаучыларның инде 30 проценты килеп, үз гражданлык бурычын үтәгән иде.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров464санлы сайлау участогында "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирүдә катнашты. Бөгелмә шәһрендә сайлау барышын район кураторы -ТР сәламәтлек саклау министры А.Вафин күзәтте. Шәһәр мэры белән бергә ул барлык сайлау участокларын карап чыкты. Көндезге сәгать 11.30 Бөгелмә районында 5650 сайлаучы тавыш бирде.     

Болгар шәһәрлегендә, 922 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул итү көне уңаеннан, “Изге Болгар җыены”  булды. Бөгелмә делегациясен шәһәр мэры Л.Закиров җитәкләде.  “Изге Болгар җыены”  өйлә намазы белән тәмамланды, аны Җәмигъ мәчете каршында укыдылар. Гыйбадәт кылуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министы урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International