ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2016 ел
шимбә

Урман утрыту көне кысаларында “Возрождение” тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләр Кызыл Армия урамында урнашкан ял паркында агачлар утыртты.  

Бүген республикада “Урман утырту көне” акциясе узды.Чараның максаты – урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелекнең игътибарын урман ресурсларын арттыруга юнәлтү. Акция барышында 30 мең кеше 350 гектар җиргә 1,5 миллион төп агач утыртты. Татарстанның урман хуҗалыгы акциягә кушылучыларны утырту материалы белән тәэмин итте.

Мәскәү шәһәрендә “Сәламәт милләт – Россиянең киләчәге” X Бөтенроссия форумы кысаларында “Минем альтернатива” исемле яшьләр фестивале үтте. Бөгелмәнең социаль приют белгечләре «Добрая воля, здоровое сердце, чистая страна!» конкурсының финалында катнашты. Алар “Мы помним – мы чтим” проектын тәкъдир итте. Бөгелмәлеләрнең проект эше “Өмет! Ватан! Җиңү!” номинациясендә икенче урынга лаек булды.

Россия төбәкләре белән беррәттән “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр дә "Яшә, урман!" дигән акциягә кушылды. Иң элек алар агачлар утырту өчен урын билгеләде, үсентеләр алып кайтты һәм эшкә кереште. Бу изге гамәлгә приютның даими кунаклары да кушылды. Попечительләр советы әгъзасы Елена Сергушева, сугыш ветераны Виталий Милинчук, “Сантехник сервис” ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм һөнәри-педагогия көллияте студентлары балалар белән бергә агачлар утырттылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International