Бөгелмә районында Федоровлар гаиләсенең алтын туе

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Башкарма комитетның ГХАТ бүлеге белгечләре Тамара Михайловна һәм Александр Алексеевич Федоровларны алтын туйлары белән котладылар. Бу гүзәл пар – 50 ел бергә. Александр Алексеевич һәм Тамара Михайловна бөгелмәлеләр. Юбилярларның гаилә тарихы вакыйгаларга бик бай.

Александр Алексеевич һәм Тамара Михайловна Бөгелмә машина төзелеше техникумы студентлары булган елларында – күңелле һәм матур вакытларында танышалар. Егеткә чибәр кызны үзенә каратырга бер дә җиңел булмый. Ниһаять, Тамара "Әйе!" дигәннән соң, парлар 1969 елның 12 декабрендә Татарстан АССРның Бөгелмә ГХАТында никахларын теркиләр. 

Хәрби гарнизонда хезмәт иткәннән соң, гаилә туган шәһәренә әйләнеп кайта һәм Бөгелмә районының Восточный бистәсендә төпләнә. Алапр барлык авырлыкларны һәм шатлыкларны һәрвакыт бергә бүлешәләр. Гаиләдә биш бала туа. Балалар турында бергәләп кайгырталар һәм аларны тәрбиялиләр. Федоровлар гаиләсенең төп байлыгы һәм зур горурлыгы - балалары, оныклары һәм, әлбәттә инде, оныкчыклары.

Александр Алексеевич гомере буе участок инспекторы булып хезмәт итә, ул сүз һәм эш кешесе, тәртип һәм намуслылыкны бәяли. Тамара Михайловна җәнлек совхозында җәнлек караучы, балалар бакчасы мөдире һәм җирле мәктәптә завхоз булып эшли, алар балаларын бергәләп үстерәләр һәм тәрбиялиләр.  Тамара Михайловна – сизгер һәм кайгыртучан әни,  акыллы әби һәм яраткан хатын. Ул оныклары белән бергә Федоровларның нәсел шәҗәрәсен торгыза. Аның ярдәмендә балалар, 5 онык һәм оныкчыклар үз гаиләләренең тарихын яхшы беләләр, хәтерлиләр һәм нәкъ менә шуңа күрә ел саен, бу көнне алар үз гаиләләренең туган көнен билгеләп үтү өчен, туган йортларына җыелалар.

Без юбилярларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International