2019 елның 15 ноябрендә Казанда 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында самбо буенча ТР беренчелеге узды. Бөгелмәне 2нче лицей укучысы Муса Исламголов тәкъдим итте. Ул алтын медаль яулады һәм Кстово шәһәрендә узачак федераль округ буенча самбо ярышларында Бөгелмә командасын тәкъдим итәргә хокук алды. Егетне СССР спорт мастеры Рафаил Хәсәнов - «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияли.