Линар Закиров гражданнарны кабул итте

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

Күп фатирлы йорт янындагы иске агачларны кисәргә һәм ишетү аппараты алуда ярдәм итәргә. Шундый сораулар белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка пенсионер, инвалид Антонина Дементьева мөрәҗәгать итте.

Антонина Захаровна - бөгелмәле, хезмәт ветераны. Гомер буе авыр эштә эшләргә мәҗбүр була – 20 ел колхозда, аннан соң Бөгелмә сөт комбинатында эшли. Шул рәвешле ул инвалидлык ала.

Шәһәр башлыгына визиты вакытында пенсионер ханымның йорты янында үскән агачлар белән проблема хәл ителгән иде инде. Ишетү аппаратын алу мәсьәләсе дә якын арада хәл ителәчәк. Линар Закиров Антонина Захаровнага сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International