Чираттагы очрашу Бөгелмә сөт комбинаты коллективында узды. Генераль директор Илһам Минһаҗев җыелышны ачып, коллективны сәламләде, 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда предприятиенең беренче яртыеллыктагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде.
Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин соңгы 5 елда шәһәрдә һәм районда тормышка ашырыла торган милли проектлар турында сөйләде, коллектив хезмәткәрләренең сорауларына җавап бирде.
Депутатлар биш еллык эш нәтиҗәләре, шулай ук VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында Бөгелмә муниципаль районы Советы депутаты Әнвәр Әхмәдиев чыгыш ясады.