"Татар-информ"МА хәбәр иткәнчә, Татарстан мондый телеканалларны сүндерү беренче чиратта булачак төбәкләр исемлегенә эләкмәгән.
2019 елның беренче ярты ярты еллыгында аналог каналлар акрынлап ябылачак. Цифрлы телевидениенең беренче һәм икенче мультиплексына кергән шундый 20 федераль телеканал өзеләчәк, дип искәртте «Татмедиа» җитәкчесе. Моның белән бәйле рәвештә, халыкка социаль әһәмиятле вакыйгалар турында мәгълүмат бирүче төбәк телеканалларын саклау өстенлекле бурыч булып тора.
Мондый карарларның берсе төбәкнең эфир цифрлы мультиплекслы итү булырга мөмкин. Кабельле операторлар пакетында 21нче төймә белән тиңдәш 22нче төймәне җирле телеканалларга беркетү, шулай ук төбәк телеканаллары позициясен ныгыту мөмкинлеге бирәчәк», — дип «Татмедиа» җитәкчесе фикере белән уртаклашты.