Сугыш ветераны Таисия Николаевна Петлина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны истәлекле дата белән котларга Бөгелмә шәһәре мэры урынбасары Ирина Белова килде, ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закировтан истәлекле бүләк тапшырды.
Таисия Николаевнаның зур тату гаиләсе: 4 бала, 5 онык һәм 9 оныкчыгы бар.
Таисия Николаевна, үз чиратында, Мэр урынбасарына күрсәтелгән игътибар һәм җылы котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде.