Җәй - Бөгелмә юлчылары өчен кызу чор. Хәзерге вакытта шәһәрдә юл эшләре тулы көченә бара. Юллар белән бергә җәяүле юлларын да төзекләндерү каралган. Әлеге максатлар өчен 4,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Бөгелмәнең Бауман урамында юл эшләре кайный. Моннан тыш, эшләр Бауман, Гафиятуллин, Воровский урамнарында да гөрли.