Халык белән әңгәмә: Бөгелмә мэры гражданнарны кабул итте

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә мэры Линар Закиров гражданнарны кабул итте.

Бу көнне район башлыгына керергә 5 кеше язылды. Очрашу вакытында  җир участогы арендасы, спорт ветераннары өчен баскетбол буенча спорт мәктәбе ачу, Губино исемедәге сәламәтләндерү лагеренең эшен торгызу һәм үстерү кебек сораулар яңгырады.

Барлык сораулар эшкә алынды һәм аларны ныклап өйрәнгәннән соң, мөрәҗәгать итүчеләргә квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International