Бөгелмәле Владимир Ильинга “Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины” исеме бирелде

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә муниципаль районы Советы һәм Бөгелмә шәһәр советының өченче чакырылыш берләштерелгән сессиясендә депутатлар мөхтәрәм затка бертавыштан “Бөгелмә муниципаль районының мактаулы гражданины” исемен бирү турында карар кабул итте. 
       “Владимир Александрович, сезнең олы тәҗрибәгез шәһәр өчен бик кирәк. Шуның өчен дә, без сезгә киңәш сорап бер генә тапкыр мөрәҗәгать итмәбез әле. Зур рәхмәт сезгә, котлыйбыз!”, – дип билгеләп үтте мэр Линар Закиров.
       Владимир Александрович Ильин 1948 елның 14 апрелендә Татар АССРның Кама Тамагы районы Красновидово авылында дөньяга килә. Аңа бер яшь вакытта гаиләләре Бөгелмә шәһәренә күченеп килә.
      1966 елда Бөгелмәнең 2нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын “РЭТО” заводында электрослесарь булып башлап җибәрә. Бик яратып футбол белән шөгыльләнә. 1965–1969 елларда “Нефтяник” командасының “Б” класслы мастерлары рәтендә РСФСР беренчелекләрендә катнаша.
    1973 елда Казан инжинер-төзелеш институтында “җылылык һәм газ белән тәэмин итү һәм вентиляция системалары инженер-төзүчесе” белгечлеге буенча югары белем алганнан соң, Совет армиясе сафларында хезмәт итә.
       Кайткач, хезмәт юлын РЭТО заводында инженер-конструктор буларак дәвама итә.
      1977 елның июлендә КПССның Бөгелмә шәһәр комитетына эшкә чакырыла, биредә инструктор, җитештерү-транспорт бүлеге мөдире, җитештерү буенча партиянең шәһәр комитеты секретаре булып эшли.
         Күп тапкырлар шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.
       1990 елның июнендә халык депутатлары шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Структураны үзгәртеп корганнан соң, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре хакимияте башлыгының беренче урынбасары булып эшли. Партия-совет органнарында эшләү дәверендә шәһәр һәм районның җитештерү-транспорт өлкәсен җитәкли, төзелеш өлкәсенә аерым игътибар бирә.
Торак һәм социаль, мәдәни, көнкүреш объектлары, Яшьләр сарае, 1нче, 7нче, 9нчы, 12нче мәктәпләргә янкормалар, “Бөгелмә” кунакханәсе, аэропорт объектлары, “Бәрәшеи”, “Иваново” су үткәргечләре, чистарту корылмалары һәм башкалар төзелешендә актив катнаша.
     Кайбер объектлар аның шәхси инициативасы һәм аларны төзүдә җитәкчелек итүе нәтиҗәсендә барлыкка киләләр. Болар: яктыртылган трассалы чаңгы базасы, стадионда балалар футбол мәктәбе булган спорт комплексы, суда ял итү үзәге, татар гимназиясе янкормасы.
       В.Ильин 1996 елда “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” акционерлык компаниясенә эшкә күчә. Анда магистраль нефть үткәргечләргә капиталь ремонт ясау буенча генераль директор урынбасары вазифасын башкара.
2001 елда “СЗМН” идарәсе Казанга күчү сәбәпле, Ромашкино район нефть үткәргечләр идарәсенә (Лениногорск шәһәре) җитәкче урынбасары итеп билгеләнә.
       2003 елның августында “ТНГФ” ҖЧҖнең геофизик эшләр Бөгелмә идарәсенә гомуми сораулар буенча җитәкчек урынбасары итеп күчерелә. 2005 елда, Бөгелмә һәм Лениногорск геофизик эшләр идарәләренең бергә кушылуы нәтиҗәсендә, “ТНГ-ЛенГИС” ҖЧҖнә җитештерүне оештыру төркеме җитәкчесе итеп билгеләнә.
        2012 елның 1 гыйнварыннан лаеклы ялга чыга. 2012 елда “Намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә.
  – Мин бүген бик нык дулкынланам. Минем хезмәтемне югары бәяләвегез өчен зур рәхмәт. Бөгелмәне һәм бөгелмәлеләрне бик яратам. Рәхмәт!” – дип билгеләп үтте Владимир Ильин үзенә мактаулы исем бирелү уңаеннан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International