Бөгелмәдә бу көннәрдә бик күп кар яуды. Соңгы өч тәүлектә шәһәр урамнарыннан, җәяүлеләр юлы, ишегалларыннан 70 тонна кар чыгарылган, 20 берәмлек техника, 116 тонна реагент кулланылган.
Бөгелмәдә теге яки бу территорияне кардан чистарту сораулары буенча кайнар линия эшли. Сез үзегезнең гозерегезне "БулгарСтройКомплект" ҖЧҖ диспетчер хезмәтенә шалтыратып белдерә аласыз. Тел: 7-03-04.