Бөгелмә муниципаль районының иреклеләр үсеше Координацион үзәге активистлары балалар хастәханәсендә алтынчы тапкыр иң изге бәйрәмнәрнең берсен үткәрделәр. Алар "Дружбатерапия" проектын тормышка ашыру кысаларында, балалар һәм медицина персоналы өчен "Әни шатлыгы" хәйрия акциясен үткәрделәр.