Тарихы

                                                                     Кече Бөгелмә авыл җирлеге

Муниципаль  берәмлекнең адресы:

ТР Бөгелмә  муниципаль районы “Кече Бөгелмә авыл җирлеге”.

423210, ТР, Бөгелмә районы, Кече Бөгелмә авылы, Совхоз урамы, 7 нче “Б” йорты.

Телефоны: 8(85594) 5 17 79

                                      5 17 76

Географик урыны:

Кече Бөгелмә авыл җирлеге муниципаль берәмлеге “Зеленая роща”, “Берёзовка”, “Яңа Александровка”, “Ключи”, “Восточный”, “Спас”, “Иске Исак” авыл җирлекләре белән чиктәш.  

   Муниципаль  берәмлек  составына  керүче бистәләр:

1. Кече Бөгелмә авылы.

2. Плододопитомник бистәсе.

3. Алга бистәсе.

4. Ефановка юллар чаты.

Кече Бөгелмә муниципаль берәмлегендә 2085 кеше яши.


Халык яшәгән җирлекләрнең исемнәре

Халык саны

Кече Бөгелмә авылы

  1 690

Плододопитомник бистәсе

   293

Алга бистәсе

    92

Ефановка  юллар чаты

   10

 

                                                Муниципаль  берәмлек турында кыскача тарихи белешмә


Туган якның тарихын өйрәнүчеләр Кама артына күчеп утыруны 1552 елда Иван Грозныйның гаскәрләре Казанны яулап алгач башланган дип саныйлар. Ләкин качакларны  зур елга буйларына урнаштырганнар, ә хәзерге  Татарстанның  көньяк –көнчыгышы 17 гасырның уртасына  кадәр  буш торган.

Кече Бөгелмә бистәсенә күчеп утыру 1732 елда башланган.

Аларга нигез салучы – 25 ялга җибәргән солдат  гаиләсе.

Халыкның яшәү урыны беренче тапкыр Рәсәйнең  халык санын исәпкә алгандагы 2 нче ревизия  документларында очрый. 1748 елның 2 нче ревизиясе буенча, Кече Бөгелмә авылында үз нәселен белмәгән,  җан  башына тиешле хезмәт хакы алган, христиан динендәге 55 рус крестьян ире яшәгән.

Мөгаен, 1727-1748 елларда Кече Бөгелмә авылына үз нәселләрен белмәгән, Рәсәйнең үзәк губернасыннан качкан крестьяннар нигез салгандыр.

1762 елда Кече Бөгелмә авылы бистәгә әверелә.

1762-1766 еллардагы 3 нче ревизия документларыннан билгеле булганча, бу  вакытта Кече Бөгелмә бистәсе  җан  башына тиешле хезмәт хакы алган, 164 китүче, 45 килүче, яңа туган балалар белән 156 кешене тәшкил иткән. Барысы - 320 җан булган.

 

Соңгы яңарту: 2016 елның 21 сентябре, 16:14

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International