Акбашта - хисап сессиясе

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Акбашта - хисап сессиясе

Акбаш авыл җирлеге мәдәният йортында 2014 елдагы эшчәнлеккә хисап ясау җыелышы булып үтте. Җирлекнең отчёт сессиясендә  Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары,  чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов, шулай ук авыл җирлеге депутатлары, прокуратура һәм хокук саклау органнары, предприятие һәм учреждениеләр, кече һәм урта бизнес, җәмәгать оешмалары вәкилләре, дин әһелләре катнашты.

       Авыл җирлегенең узган  елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади күрсәткечләр турында авыл җирлеге башлыгы Рәзгать Хуҗиев сөйләде. Урта мәктәп директоры Гөлнур Мадьярова, “Колос” җәмгыяте җитәкчесе Денис Нуждин да үз эшләре турында хисап тоттылар. Чыгыш ясаучылар, ирешкән уңышлар турында  сөйләүдән бигрәк, хәл ителәсе бурычларга, проблемаларга тукталдылар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы шәһәр һәм район территориясендә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында бәян итте. 2015 елда Бөгелмә районының 26 программада: йортларны, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлау, ФАПлар, авыл клублары төзүдә һ.б. катнашуын, гомуми финанслау күләме 900 миллион сумнан артып китәчәген әйтте. Линар Закиров 2015 елга булган бурычларга да тукталды. Бу елның иң зур ва- кыйгасы, әлбәттә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын зурлап бәйрәм итү. Әлеге уңайдан ныклы әзерлек эшләре бара. “Бу бәйрәм шәһәр һәм район тормышында бик якты вакыйга булыр дип ышанам”, – диде ул.
       Сессия эшенә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Юрий Камалтынов йомгак ясады (өстәге рәсемдә). Ул авыл үсеше күрсәткечләрен анализлады, шулай ук илдә хәлләрнең шактый ук катлаулы булуын, шуңа бәйле рәвештә Татарстанда, Президент кушуы буенча, кризиска каршы тору штаблары оештырылуын әйтте. Ул штабларның  төп максаты – муниципалитетларда икътисади хәлләрнең нинди икәнен анык белеп тору өчен милекчелекнең барлык төрендәге предприятиеләрдә дә атна саен мониторинг уздыру.  Ю. Камалтынов 2014 елгы үсеш нәтиҗәләрен уңай бәяләп, Акбаш авыл җирлеге үсешенә өлеш кертүче  һәр кешегә рәхмәтен җиткерде.
       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International