Бөгелмә районы башлыгы һәлак булган якташыбызның туганнарына Батырлык ордены тапшырды

2023 елның 24 марты, җомга

Район башлыгы Линар Закиров Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов белән бергә Батырлык Орденын 2022 елның сентябрендә Херсон өлкәсендә махсус операция барышында һәлак булган Владислав Вавиловның хатынына һәм әтисенә тапшырды.

Владислав Вавилов 1995 елда Бөгелмәдә туган. Акбашта урта мәктәпне тәмамлый. Хәрби хезмәтне Улан-Удэ шәһәрендә ВДВ гаскәрләрендә үтә. 2022 елның июлендә контракт буенча хәрби хезмәткә керә.

"Мин сезгә Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча югары дәүләт бүләген – Батырлык Орденын тапшыру хөрмәтен яуладым. Сезнең улыгыз, ирегез Вавилов Владислав Игоревич гомеренең соңгы минутларына кадәр хәрби һәм гражданлык бурычын үтәде. Ул чиксез батырлык, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтте. Владиславка мәңгелек истәлек, - дип мөрәҗәгать итте хәрби хезмәткәрнең туганнарына Линар Закиров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International