Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация уза

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бөгелмәлеләр яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация уза. Беренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды. Икенче партиягә вакцина - мәгариф оешмалары һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре өчен. COVID-19 вакцинациясе бушлай һәм ирекле. Бөгелмәлеләр «Бөгелмә РҮХ» ДАССОның шәһәр сырхауханәсендә 506нче кабинетта прививка ала алалар. Моның өчен поликлиникадагы медицина постларының берсенә мөрәҗәгать итеп яки Call-үзәк телефонына 3-90-38 номерына шалтыратып алдан язылырга кирәк.

Прививка ясар алдыннан пациентка коронавирус инфекциясенә антителлага экспресс-тест үткәрәләр. Аннары табиб прививка ясатырга теләүчеләрне карый һәм сораштыру үткәрә. Каршы күрсәткечләр булмаганда вакцинация үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International