Татарстанның 1043 гаиләсе ана капиталын балалар бакчасына түләүгә җибәргән. Мәктәпкәчә программалар буенча укырга акчаны дәүләт сертификаты алганнан соң ук, ягъни аның өч яшен көтеп тормыйча, җибәрергә мөмкин. Ата-аналар акчаны кече балага гына түгел, ә өлкән балага да, әгәр ул балалар бакчасына йөри икән, хезмәт хакы һәм уку өчен дә юнәлтә ала.
Мөһим! Баланы тәрбияләү буенча балалар бакчасы белән килешү сертификат иясе тарафыннан төзелергә тиеш.