Бөгелмә шәһәренең бер өлеше региональ әһәмияттәге тарихи җирлекнең саклау территориясе

2018 елның 10 декабре, дүшәмбе

Узган атнада Бөгелмәгә Мәскәү белгечләре килде. Алар Бөгелмә шәһәренең бер өлеше региональ әһәмияттәге тарихи җирлекнең саклау территориясе дип табылган проект тәкъдим иттеләр.

Әлеге проект уртасында – үзәк сулык, ул шулай ук Соколка тавын, 3нче тикшерү изоляторы һәм тирә-як территорияләрне үз эченә алган. Бу территориягә махсус таләпләр кертелү күздә тотыла. Алар җир куллануга, төзелешкә һәм хуҗалык эшчәнлегенә кагыла. Димәк, биредә төзү эшләрен планлаштырган вакытта аның тышкы күренешен, төзелеш материалларын һәм башка үзенчәлекләрен килештерү таләп ителәчәк. Ул эшләр инде муниципаль дәрәҗәдә генә башкарылмаячак. Әлеге гамәлләр шәхси секторга да кагылачак. Белгечләр фикере буенча проект тарихи шәһәр төзелешен һәм табигый тирәлекне саклауга юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International