Мәдәният

Иркен авылы мәдәният йорты


Житәкчесе – Сәрия Ягъфәр кызы Ибраһимова.

Адресы: ТР Бөгелмә районы, Иркен авылы, Гафиатуллин урамы, 1 “а” йорты, элемтә өчен телефоннар (85594) 5 – 20 – 63, 8 919 697 06 33; электрон почта – cdk.irken@mail.ru

      Иркен авылы мәдәният йорты, авылыбыз данын бөтен Татарстан һәм Россиягә таратучы – “Наза” фольклор ансамбле һәм кубызчылар. Бу коллектив ата-бабаларыбызның бай мәдәни мирасын саклап һәм үстереп килә.

     1978 елның 8 мартында, бәйрәм концертыннан соң, үзешчән сәнгатьтә даими катнашучы авылдашлар “Наза” фольклор ансамбленә берләшергә булалар. Бүген кубыз, курай һәм тальянда өлкән буын кешеләре генә түгел, мәктәп укучылары да камил уйный белә.

     “Наза” ансамбленең биографиясе бай, ул ия булган югары бүләкләр дә күп:

      2010 – Бөгелмә, “Память нашу не стереть годами” район фестивале, диплом;

      2011 – Арча, “Иске Казан түгәрәк уен” республика татар фольклоры фестивале, диплом;

     2011 – Бөгелмә, “Мы – россияне” халыкара килешү фестивале, диплом;

     2012 – Уруссу, “Рухи кыймәтлэребезне – халыкка” бәйгенең зонаара туры, 2 дәрәҗә диплом 

      2012 – Мәскәү өлкәсе Ногинск шәһәре, татар халык бәйрәме Сабан туенда катнашу

      2013 ел шулай ук уңышларга бик бай булды:

      21 мартта “Наза” ансамбле Бөгелмә шәһәрендәге балалар йортында чыгыш ясый.

      15 июндә ансамбль Казахстан Республикасы Алма-ата шәһәрендә татар халкының милли Сабан туенда катнашты.

      14 сентябрьдә Бөтенроссия татар фольклоры фестивале “Түгәрәк уен”да катнашып, үзенең җырлары, биюләре, уеннары белән чыгыш ясый, дипломга лаек була.

      24 октябрь көнне Иркен авыл мәдәният йортына “Түгәрәк уен” журналы әгъзалары килә. Алар биредә халкыбызның гореф гадәтләре, җырлары, биюләре белән танышалар.

     17 ноябрь көнне мәдәният йортында “Наза” халык фольклор ансамбле халык исемен яклау өчен чыгышлар программасы әзерләнде. Бәйгене бәяләүче шәхесләр арасында район сәнгать эшлеклеләре генә түгел, Казанлылар да катнашты. Аларга “Балага исем куштыру”, “Молотилкада иген сугу” фольклор композицияләре, татар көйләренә попурри, татар халык көйләренә попурри, башкорт көйләренә попуррилар күрсәтелеп, уңышлар яуланды.

      Күпсанлы бүләкләр, югары исемнәр – “Наза” фольклор ансамбле әгъзаларының иҗади хезмәте нәтиҗәсе.

      Ансамбльдә гомер буе Иркендә яшәп, эшләп картайган өлкәннәр дә, мәктәп яшендәге балалар да бар. Төрле яшьтәге кешеләрне татар моңына, халык җырына олы мәхәббәт берләштерә. Борынгы татар җырлары, бәетләр башкару, кубыз, курай, тальянда уйнау традицияләре өлкән буыннан яшьләргә күчә. “Наза” ансамбленең барлык әгъзалары чын күңелдән татар халкының милли мәдәниятен сакларга һәм яңартырга омтыла.

      Мәдәният йорты татар халкының милли мәдәниятен гореф гадәтләрен сакларга һәм яңартырга омтыла.

      Репертуары хаман алмашынып, яңарып торса да, аның нигезендә һәрвакыт борынгы татар халык җырлары, халык иҗаты энҗеләре ята. 

      Эзләнүләрнең бер дә туктаганы юк. Күпләр яраткан “Тала-тала”, “Юкә”, “Наза”, “Аллария ләрия” җырларын нәкъ менә шушы коллектив табып, хәтердә яңартканын әйтү җитә. Хәзер бу җырлар ансамбльнең визит карточкасы. Хәзерге вакытта клубта “Оста куллар” түгәрәге эшләп килә, районда оештырылган “Авыл мозаикасы” дип исемләнгән фестивальдә Н. Дәүләтгәрәева һәм А. Борханова акварельдан эшләнгән картиналары белән “Изобразительное искусство” номинациясендә II дәрәҗә Диплом яулыйлар.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International