Бистә турында

                                                                                                    Географик урыны

      Карабаш эшчеләр поселогы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы, Бөгелмә районы буйлап агучы Зәй елгасы буенда урнашкан, төньяктан – Әлмәт муниципаль районы, көнчыгыштан – Азнакай муниципаль районы, көнбатыштан – Лениногорск муниципаль районы белән чиктәш.

       Мәйданы, халык саны, составы

       Мәйданы буенча 10070 гектар җирне били, кеше саны – 5188, шул исәптән: 4281 – татар, 714 – рус, 76 – чуваш, 33 – мордва, 12 – украин; 2343 – ир-ат, 2857 – хатын - кыз.

       Тарихи белешмә

       Карабаш авылы тарихы бик борынгы чорларга барып тоташа. Моны бистәдәге 8 зират раслый. Аларның берсендә, риваятьләргә караганда, 1654-1656 елларда чума авыруыннан үлүчеләрне җирләгәннәр.

Шул ук риваятьләр буенча, монда табылган элекеге заман кирәк-яракларын исәпкә алсаң, беренче күчеп килүчеләр болгарлар булганнар. Алар Карабаш (Карбыш) җитәкчелегендә, Караул тавы итәгендә Болгар дәүләтен яклау өчен ныгытма төзиләр. 18 гасыр башында авылга казак гаиләләре күчеп килә. Патша хөкүмәте аларга әйләнә-тирәне саклау вазифаларын йөкли. Соңрак, Казан губернасы татарлары күчеп килә. Халык игенчелек, мал-туар, атлар үрчетү, аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнгән. Уйсу җирләрдә яшелчә үстергәннәр. Ясак татарлары күчеп утыру төрле кәсепләр барлыкка килүгә юнәлеш бирә. Эш кораллары, савыт-саба, арбалар һәм чаналар әзерли башлыйлар. Авылның үсешенә Оренбург тракты төзелүнең дә тәэсире зур.  Ашлык эшкәртү өчен 5 су тегермәне

төзелә. Кибетләр эшли башлый. Гражданнар сугышыннан соң, Карабашта потребкооперация оеша. Иркен авылында җир эшкәртүчелек барлыкка килә. 1930 елда беренче колхоз оеша. Үзәк колхозында 12 җир эшкәртү, 1 яшелчә бакчасы һәм 1 төзекләндерү бригадасы эшли. 1935 елда кырга беренче трактор чыга (Карабаш кешесе Г. Х. Әһлиуллин) Авылга ут һәм радио кертелә. 1937 елда йөк машиналары һәм комбайннар кайтарыла.

      1950 елда Карабашта нефть һәм төзү предприятияләре урнаштырыла: СУ – 2 һәм СУ – 3 “Краснодарнефтстрой” берләшмәсе, “Центрспецстрой” трестының 18 нче төзелеш идарәсе, “Бөгелмәнефть” трестының икенче төзелеш идарәсе.

        Революциягә кадәр авылда яза һәм укый белүчеләр бик аз була, мәдрәсәдә укучыларның кайберсе гарәп телен үзләштерә. Рус телен белүчеләр булмый. Барысы да Мингазетдин исемле яза белүче янына йөргәннәр. Мәчеттәге мәдрәсәләрдә Коръән генә укытылган. 1905 елда рус революциясеннән соң гына Карабашта белем бирү системасы кертелә. Дәүләт мәктәпләргә һәм укытучыларга хезмәт хакы түләр өчен акча бүлеп бирми. Ләкин алдынгы кешеләр ярдәме белән белем бирү тормышка ашырылган. Ибраһим һәм Фатыйх Туйкиннар җитәкчелегендә 1912 елда 18 шәкерт татар, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнә башлыйлар. Коръәнне өйрәнүдән тыш арифметика, география, табигать белеме, тарих фәннәре кертелә. Укучылар парта артына утырып укыйлар, тактага акбур белән язалар. Авылның хәлле кешеләре мулла ярдәмендә авылның яңа мәдрәсәсен җимерәләр. Ибраһим Туйкин абыйсы белән Казахстанга китә. Беренче бөтендөнья һәм гражданнар сугышы елларында авыл балаларына сабак бирү белән бертуган Әхмәтшәриф һәм Мөхәммәтшакир муллалар шөгыльләнәләр.

       1918 елда гына Ш. Рамазанов Бөгелмәдәге укытучылар курсын тәмамлап, башлангыч мәктәп ача. Бу мәктәптә ярлы гаиләләрнең балалары гына укый. 1920 елда байлар һәм кулаклар терроры аркасында мәктәп бинасыз кала, укытучылар һәлак була. Ләкин белем бирү дәвам ителә: башта яңа укытучыларның өйләрендә, 1924 елдан яңа төзелгән биш еллык мәктәп бинасында. 1934 елда белем йорты эшчеләр мәктәбенә үзгәртелә, 1937 елдан унъеллыкка әверелә. Беренче чыгарылыш укучылары – И. Г. Зиганшин һәм К. Я. Газизуллин мәктәпкә укытучылар булып әйләнеп кайталар.

       Бөек Ватан сугышы чорында, мәктәптә укытучылар җитмәгәнлектән, ул җидееллыкка үзгәртелә. Бөек Җиңүдән соң мәктәп директоры итеп сугышка кадәр укытучы булып эшләгән М. И. Ризатдинов куела. Мәктәптә укытучылар һәм укучылар саны арта. 1953 елда мәктәпкә яңадан урта мәктәп статусы кайтарыла һәм 1 нче номер бирелә. 1957 елда поселокта рус урта мәктәбе ачылгач, рус класслары 2 нче номерлы рус мәктәбенә күчерелә. Шуңа карамастан, класс бүлмәләре җитешмәү сәбәпле, ике сменада укыту дәвам итә.

       Нефтьчеләр килгәнче, авылда мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләре бөтенләй дә булмый. 30-40 еллар арасында, бигрәк тә язгы кыр эшләре, урып-җыю эшләре башлангач, авыл Советы һәм колхоз идарәсе тарафыннан, аерым колхозчы йортларында 10-20 балага исәпләнгән балалар бакчалары оештырыла.

      Беренче балалар бакчасы 1952 елда СУ №2 ярдәме белән ачыла. Балалар бакчасының мөдире итеп Н. К. Мартынова билгеләнә.

       Карабаш авылы элек-электән үк җыр-моңга, гармун, кубыз уйнарга сәләтле кешеләргә бай булган. Еллар имин булганда, авыл халкы һәр елны Сабан туен, Нардуган бәйрәмнәрен, өй кыру, тула басу, каз өмәләрен уздырган. Гомуми тарихта телгә алынган указсыз мулла оныгы Фәварис Әхмәтша Карабашның талантлы кешеләренең берсе була. Ул такмаклар чыгарган. 

       20-50 елларда, мәдәният тормышын җанландыруда, манаралары киселеп, клуб итеп җиһазландырылган мәчет биналары файдаланылган булса, 1954 елда мәдәният йорты төзелә. Аның директоры итеп Н. Т. Фаустов билгеләнә. Ә 1958 елда бөтен уңайлыклары булган яңа мәдәният йорты бинасы төзелеп файдалануга тапшырыла.

       Илдә барган тарихи вакыйгалар Карабашны да читләтеп үтми. Ектерина заманында безнең авыл тирәсендә Пугачев гаскәрләре була. 

       Карабашлылар шулай ук 1812 елгы Ватан сугышында да катнашалар. Гарифулла, Зигангир, Әхмәткәрим, Мотаһир дигән кешеләргә, бу сугышта катнашып аеруча батырлыклар күрсәткәннәре өчен, медаль бирелә.

       Авылда ясак түләү мәсьәләләре еш кына җәнҗаллар китереп чыгара торган булган.

      Бөтендөнья сугышы башлангач, күп кенә карабашлылар патша армиясе сафларына алыналар. Ул елларда 30га якын пленга алынган немец һәм австриялеләр 28 кулак хуҗалыгына ярдәм итү өчен беркетелә.

     1918 елның март аенда Совет власте урнаштырыла. Авыл советы председателе итеп М. С. Файрушин билгеләнә.

     1920 елны Зәй – Каратайдан Карабашка волость башкарма идарәсе күчерелә. Аның рәисе итеп Карабаш кешесе Вафа Сәйфиев билгеләнә. 1921 елда авыл бөтенләй диярлек янып бетә һәм волость башкарма идарәсе Габдрахман авылына күчерелә.

      Бөек Ватан сугышы башлангач, авылга Ленинградтан, Белоруссиядән һәм Украинадан эвакуацияләнгән кешеләр күчеп килә. Карабаштан 632, Иркеннән 117 кеше фронтка китә, аларның 327се яу кырында ятып кала. 

       Туган авылына әйләнеп кайткан ирләр халык хуҗалыгын торгызуга керешәләр. Күп тә үтми Чуртан тубада, Коелы кул далаларында, Калын әрәмә тугайларында, Иркен болыннарында нефть эзләү скважиналары күренгәли башлый. Төрле яклардан нефть, төзү һәм транспорт эшләрендә эшләү өчен эшчеләр килә. Авыл белән янәшә йортлар, бараклар төзелә. Ике этажлы йортлар барлыкка килә. Татарстан Республикасы Югары Советының 1957 елның 28 сентябре Указы нигезендә Карабаш авылы шәһәр тибындагы поселок категориясенә кертелә һәм Лениногорск районы буйсынуындагы Карабаш эшчеләр поселогы итеп үзгәртелә.

 

                                                                                     

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 18:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International