Бергә булдырабыз!

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә республиканың, “Бергә булдырабыз”социаль проекты кысаларында,  «Мәрхәмәт – Милосердие»  депутатлар төркеме җитәкчесе, Дәүләт Советы урынбасары Татьяна Ларионова һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова булып китте. Алар “Ялкын” приютын карадылар һәм хакимият бинасында “Ялкын” приюты попечительләре белән киңәйтелгән утырыш уздырдылар.

      “Бергә булдырабыз”социаль проектының төп максаты Татарстандагы приютларның хәле, анда алып барылган эшләргә, дәүләт ярдәменә нәтиҗәле файдалануга йомгак ясау булып тора.  Бөгелмәдәге приют авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәмен инде 19 елын күрсәтеп килә. Ул – 31 кешелек. Биредәге стационарда 3 яшьтән алып 18 яшькәчә булган балалар тернәкләнү уза ала. Ел башыннан биредә 81 бала тәрбия алган.

     “Ялкын” приютында экскурсия барышында  шәһәр мэры Линар Закиров кунакларга “Бергә булдырабыз”проектының тормышка ашырылуы буенча сүз тотты. Биредә меценатлар, попечительләр ярдәмендә берничә бүлмәгә ремонт ясалган, төрле түгәрәкләр оештыру өчен махсус җиһазлар сатып алынган, урамда замана таләпләренә туры килгән спорт мәйданчыгы урнаштырылган.
– “Бергә булдырабыз” проекты тикшерү һәм инспекция уздыру гына булып тормый. Әлбәттә, без үз нәтиҗәләребезне чыгарырбыз һәм кулдан килгәнчә приютларга ярдәм итәрбез. Тик, иң беренче чиратта, безнең өчен балалар һәм аларның сәламәтлеге беренче урында булып кала. Без аларны бүгеннән шәхси тормышка әзерли башларга тиеш. Алар приютта сәламәт тормыш алып бару серләренә төшенергә, нинди дә булса һөнәргә өйрәнергә тиеш. Кул эшләрен белгән балалар киләчәк тормышта югалып калмаячак. Моның өчен приютларның яхшы матди базасын булдыру шарт булып тора, – дип узды Татьяна Ларионова утырышта.  

     Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры  Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, приюттта тәрбияләнүчеләргә яхшы медицина хезмәте дә күрсәтелергә тиеш. Ул попечительләр советында сәламәтлек саклау вәкилләре дә булсын дип белдерде.
Авыл советы җитәкчеләре белән дә төпле сүз алып барылды. Алар алдына авыл җирлегендә булган һәр начар хәлле гаиләгә игътибар бирү кирәклеге, беренче ярдәмне күрсәтү, төрле социаль программаларда катнашуга юл ачу бурычы куелды.
Әлеге очрашулар республика күләмендә уздырыла.  Ноябрь аенда “Бергә булдырабыз” проектының эшенә нәтиҗә ясалачак.

 

Айгөл ШӘРӘФИЕВА, 

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International