Хәтер һәм искә алу көне алдыннан, “Мәңгелек дан” мемориалына бөтенроссия акциясенә катнашу һәм «Хәтер шәмен» кабызу максатыннан, иминлек саклау проблемасына битараф булмаган кешеләр җыелды. Алар безнең тыныч тормышыбыз хакына гомерләрен биргән Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алды.
Иртәнге 4.00 сәгатьтә бөгелмәлеләр Мәдәният һәм ял паркындагы Хәтер мемориалында шәмнәр кабызырга җыелдылар. Чарада шәһәр һәм район җитәкчелеге, яшьләр һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, студентлар һәм укучылар катнашты.