Бөгелмә студентлары наркотикларга каршы мәгълүмати дайджест чыгарачак

2017 елның 28 апреле, җомга

Сәламәт тормыш юлларын формалаштыру буенча тренинг Казан инновацион университетының Бөгелмә филиалында узды. Анда КНИТУ, төзелеш көллияте, машина төзү техникумы студентлары катнашты. Тренингны наркотикларга каршы көрәш комиссиясе оештырган иде.

–Без яшь буынга психоактив һәм наркотик матдәләрне кулланмас өчен нинди юлларны эзләргә кирәклеге турында сораулар бирергә булдык. Бүгенге көндә бу аеруча актуаль тема. Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе аеклык көннәре уздыра, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалый. Тик нәтиҗәләр начар. Бөгелмә бүгенге көндә наркотиклар куллану буенча республиканың 3 лидеры арасына керә. Шуңа да без яңа ысуллар эзләргә булдык. Студентлар арасында тренинг үткәреп, шушы сорауга җавап табарбыз дип уйлыйм, – ди наркотикларга каршы көрәш комиссиясе сәркатибе Наилә Хәйруллина.

Студентлар командаларга бүленеп, үзләренең көчен күрсәтте. Алар спорт белән дус икән. Кемдер көчле һәм мускуллы беләге белән мактанды, кемдер “шпагат”ка утырды. Шул рәвешле яшьләр тәмәке белән алкогольле эчемлекләрне читкә этәреп була икәнлеген дәлилләде.

Моның өчен алар шәһәрдә түләүсез спорт секцияләрен ачуны сорады, сәламәт тормыш алып бару һәм шулау ук, наркотик матдәләрнең начарлыгы турындагы мәгълүматларның аз булуын да ассызыклады. Төрле акцияләр үткәрү файдага булыр дигән уртак фикергә киленде.

"Бөгелмә авазы"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International