Бүген Алексей Баталов исемендәге драма театрында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара үтте.
Чарада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты: "Ватанны саклаучыларның батырлыкларын тарих битләреннән сызып ташларга мөмкин түгел. Бүген, 23 февраль – батырлык, көчле рух һәм Ватанга тугрылык көне.
Чара барышында югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Бөгелмә шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше, нәтиҗәле хәрби-патриотик тәрбия бирү эшчәнлеге, актив гражданлык позициясе өчен ТР Дәүләт советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Илдус Касыймов "Иҗтимагый танылу" Дәрәҗәле көмеш ордены белән бүләкләнде.