Берләштерелгән сессия карарлары

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

 2016 елның 15 декабрендә Бөгелмә муниципаль районы Советының XI  һәм Бөгелмә шәһәр Советының  X  сессияләре узды. Берләштерелгән сессиядә түбәндәге норматив-хокукый актлар кабул ителде.

– “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең 2017 һәм пландагы 2018, 2019 елларга бюджеты турында” 1 нче карар.

– “Бөгелмә муниципаль районы Советының 2015 елның 18 декабрендә булып узган IV сессиясендә кабул ителгән “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең 2016 елга бюджеты турында”гы 1 нче карарына үзгәрешләр кертү турында” 2 нче карар.

– “Татарстан Республикасы “Бөгелмә муниципаль районы” муниципаль берәмлеге  Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” 3 нче карар.

– “Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең 2017 һәм пландагы 2018, 2019 елларга бюджеты турында” 1 нче карар.

– “Бөгелмә шәһәр Советының 2015 елның 18 декабрендә булып узган IV сессиясендә кабул ителгән “Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең 2016 елга бюджеты турында”гы 1 нче карарына үзгәрешләр кертү турында” 2 нче карар.

– “Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең “Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре”нә үзгәрешләр кертү турындагы проектны раслау турында” 3 нче карар.

– “Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (“Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең “Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре” текстына үзгәрешләр кертү турында)” 4 нче карар.

– “Бөгелмә шәһәрендә  “Көньяк-көнчыгыш төзелеш мәйданы микрорайоны”н планлаштыру проектын карау буенча гаммәви тыңлаулар билгеләү турында” 5 нче карар.

– “Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында (рөхсәт ителгән төзелеш параметрларыннан читкә тайпылырга рөхсәт бирү турында)” 6 нчы карар.

– “Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге  Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” 7 нче карар.  

Кабул ителгән карарларның тулы тексты белән “Интернет” челтәрендә “Бөгелмә мунициапль районы” муниципаль берәмлегенең bugulma.tatar.ru рәсми порталында танышырга мөмкин.

 

 

III чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре Советы Х сессиясендә кабул ителгән 3 нче карар

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең “Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре”нә үзгәрешләр кертү турындагы проектны раслау турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына, 2003 елның  6 октябрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 нче Федераль Законның 28 нче маддәсенә туры китереп, “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге Уставына, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә таянып, Бөгелмә шәһәр Советы карар бирде:

1. 2016 елның 2 декабрендә узган гаммәви тыңлаулар нәтиҗәләреннән чыгып, “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясе йомгакларына таянып, Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең “Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре”нә үзгәрешләр кертү турындагы проектны расларга (1 нче кушымта, “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең шәһәр зоналарын билгеләү картасы):

– Бөгелмә шәһәре, Александр Герцен урамы, 180 адресындагы Ж1 зонасының гомуми мәйданы 496 квадрат метрлы, 16:13:010107:1 кадастр номерлы өлешен ОД1 дип үзгәртергә;

– Бөгелмә шәһәре, Александр Герцен урамы, 180–1 адресындагы Ж1 зонасының гомуми мәйданы 453 квадрат метрлы, 16:13:010107:2 кадастр номерлы өлешен ОД1 дип үзгәртергә;

– Бөгелмә шәһәре, Владислав Волков урамы, 57А адресындагы Р1 зонасының гомуми мәйданы 1 754 квадрат метрлы, 16:13:010107:1128 кадастр номерлы өлешен Ж1 дип үзгәртергә

5. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Бөгелмә муниципаль районының “Интернет” челтәрендәге рәсми порталына урнаштырырга.

6. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә шәһре мэры урынбасары И.Б. Беловага йөкләргә.

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә шәһре мэры.

 

 

III чакырылыш Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре Советы Х сессиясендә кабул ителгән 4 нче карар

Гаммәви тыңлаулар билгеләү турында

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына, 2003 елның  6 октябрендә кабул ителгән “Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында”гы 131 нче Федераль Законның 28 нче маддәсенә туры китереп, “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге Уставына, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә таянып, Бөгелмә шәһәр Советы карар бирде:

1. “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең “Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре” текстына үзгәрешләр кертү турында “Максима” ҖЧҖ тарафыннан әзерләнгән проект нигезендә Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең “Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре” текстына үзгәрешләр кертү турындагы проектны карау өчен гаммәви тыңлаулар билгеләргә (1 нче кушымта, “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең шәһәр зоналарын билгеләү картасы).

2. Гаммәви тыңлауларны 2017 елның 2 мартында 15 сәгатьтә Бөгелмә муниципаль районы муниципалитеты бинасында уздырырга. Адрес: Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7.

3. Бөгелмә шәһәре муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш комиссиясенә гаммәви тыңлауларны Бөгелмә муниципаль районы “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлегенең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә туры китереп уздырырга.

4. Бөгелмә муниципаль районы “Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе” муниципаль унитар предприятиесенә гаммәви тыңлауга куела торган мәсьәлә буенча  физик һәм юридик затлардан  тәкъдимнәр, рекомендацияләр һәм заявкалар кабул итү, экспозицияләр урнаштыруны түбәндәге адреста урнашкан муниципалитет бинасында оештыруны тәкъдим итәргә: Татарстан Республикасы, Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7.

5. Әлеге карарны күмәк мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга һәм Бөгелмә муниципаль районының “Интернет” челтәрендәге рәсми порталына урнаштырырга.

6. Әлеге карарның үтәлешенә контрольлек итүне Бөгелмә шәһре мэры урынбасары И.Б. Беловага йөкләргә.

Линар ЗАКИРОВ,

Бөгелмә шәһре мэры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International