1 апрельдән илебездә хәрби чакырылыш комиссияләре эшли башлады.Соңгы утырышка җаваплылар июньнең соңгы көнендә җыелды. Чакырылыш комиссиясе район башкарма комитеты җитәкчесе рәислегендә А.Галиуллин эшли, аның составында төрле ведомство вәкилләре: мәгариф идарәсеннән, хәрби комиссариаттан, мәшгульлек үзәгеннән, табиблар, район эчке эшләр бүлегеннән. Язгы хәрби чакырылыш вакытында 100дән артык Бөгелмә егете армиягә чакырылды.