Бөгелмә ветераннары – Волгоградта

2016 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

24 майда Казанның Елга портыннан бер төркем сугыш ветераннары һәм республиканың ветераннар хәрәкәте активистлары Волгоградка сәяхәткә чыгып китте. Бөек Җиңү көненә багышланган бу круизда ветераннарны яшь буын вәкилләре озата бара. Ветераннар Казанга 31 майда әйләнеп кайтачак. Быел Волгоград шәһәре Советлар Союзы Герое, очучы Алексей Маресьевның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтә. Яу кырында җәрәхәтләнеп, ике аяксыз калуына карамастан протезлар киеп барыбер күккә күтәрелгән, сугышның соңгы көннәренә кадәр илбасарларга каршы көрәшкән Алексей Маресьев – язучы Борис Полевойның “Повесть о настоящем человеке” повесте героеның прототибы буларак билгеле. Татарстаннан килгән ветераннар Геройның истәлегенә оештырылган тантаналы чараларда катнашачак. Бу делегациядә 3 бөгелмәле дә бар. Бу сугыш балалары исемлегенә керүче Люция Савельева, ветераннар Советы рәисе Иршат Измайлов һәм кадетлар мәктәбе укучысы Владимир Овчаркин. Мәгълүм булганча, бүгенге көндә Татарстанда 65 000 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышчыларның тол хатыннары һәм сугыш инвалидлары яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International