Казан архитекторлары Бөгелмәдә

2016 елның 8 апреле, җомга

Бөгелмә сулыгының тарихы ерак 1914 елга барып тоташа.Туган якны йөрәнү музеенда сакланган мәгълүмат буенча, Беспаловлар гаиләсе бу урында  тегермән төзеткән һәм шәһәр уртасында су будырткан. Еллар үткәч, бу урын Бөгелмәнең иң матур табигать почмагына әверелгән. Бирегә килеп халык ял иткән, хәтта су коенган. Хәзер исә бөгелмәлеләр шәһәр сулыгын сазлыкка тиңли. Ярлары чүп-чар белән тулган, җәй дәвамында суы чәчәк ата, ис килә. “Су объектларын саклау һәм файдалану “ Республика программасы кысаларында,  аны төзекләндерү һәм матурлау эшен Казан белгечләренә тапшырдылар. Наталя Фишман командасында архитекторлар гына түгел, экологлар да бар. Проект эскизларын төзегенче, алар Бөгелмәгә килеп, су, туфрак составын тикшерәләр һәм Бөгелмә сулыгын табигый юл белән чистартырга тәкъдим итәләр. Бу фикерне Казан профессоры Марина Калайда алга сөрә. Экология өлкәсендә фән эшлеклесе сазлык һәм су үсемлекләре утыртып, табигый фильтр ясарга ниятли.

Наталья Фишман командасы яңа проектны гамәлгә ашырганчы, халык фикерен ишетергә тели. Шул максат белән алар Бөгелмәгә килде дә. Өлкәннәрнең әйтер сүзе, тәкъдимнәре бар. Яшь белгечләр мөрәҗәгать итүчеләрне диккать белән тыңлап, фикерләрен теркәп барды. Быел Кызыл Армия урамында урнашкан культура һәм ял паркын төзекләндерү эшләренең икенче этабын башлап җәбәрәчәкләр.

Объектларны карап чыккач, яшь архитекторлар Бөгелмә сулыгы һәм ял паркының проектларын шәһәр халкына тәкъдир иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International