Авыр һәм куркыныч һөнәр

2015 елның 7 ноябре, шимбә

10 ноябрь — эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре.

Аерым ведомство буларак, полиция хезмәте Пётр I идарә иткән чорда барлыкка килә.1917нче елда полиция хезмәте халык милициясе дип үзгәртелә. Вакыт үтү белән, реформалар нәтиҗәсендә, Русия полициясе яңадан барлыкка килде. 2011 елда «Полиция турында”гы закон көченә керде.

Исемен үзгәртүдән эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең эше үзгәрми. Алар зур горурлык белән туган илгә, халкына хезмәт итә. Полиция хезмәткәрләрен Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров тәбрикләде һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан юстиция майоры, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлек начальнигы урынбасары, тикшерү бүлеге җитәкчесе  Т.Маркеловага,  эчке эшләр подполковнигы, шәхси состав белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары - Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә шәхси состав белән эшләү отделениесе начальнигы З. Шәриповага,  полиция өлкән лейтенанты, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә җинаять эзләү бүлеге начальнигы Р. Водниковка һәм  эчке эшләр майоры, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегендә тыл бүлеге начальнигы С. Анисимовка почет грамоталары тапшырды.    
  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International