Техника йорты коллективы милләтара татулык фестивален инде унынчы тапкыр оештыра. Быел аның бары исемен үзгәрттеләр. “Идел буеның 7 могҗизасы” Бөгелмә районында яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштерде. Техника йорты сәхнәсендә районның бию һәм җыр ансамбельләре чыгыш ясады: татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар – һәркайсы тамашачыга үз йолаларын күрсәтте, җырларын башкарды.