Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров “Эшлекле дүшәмбе”дә үткән атнага йомгак ясады: Бөгелмә муниципаль районы һәм “Бөгелмә шәһәре” муниципаль берәмлеге Советларының чираттагы берләштерелгән сессиясендә депутатлар милләтара мөнәсәбәтләр соравына тукталды, Бөгелмәдә “Татнефть” ААҖ каршындагы “Сәләтле балалар” хәйрия фонды сәләтле балаларны хөрмәтләде, шимбә көнне Үзәк мәйданда һәм Чайковский урамында авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Октябрь аеның соңгы атнасын башлап җибәрдек. Ноябрь ае бәйрәмнәргә генә түгел, һава торышы бүләкләренә дә бик бай. “Дорремсторой” җәмгыяте директоры И.Бакиров, әлеге хезмәтнең кышкы бураннар, юллардагы бозлавык белән көрәшергә әзер булуын ышандырып әйтте.