Бөгелмә депутатлары җир салымы һәм ташламалы салым турында сөйләштеләр

2015 елның 20 октябре, сишәмбе

Хакимият бинасында III чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре Советларының берләштерелгән сессиясе узды. Сессия эшендә район һәм шәһәр Советлары депутатлары, прокурор, башкарма комитет бүлекләре һәм идарәләре, җирле үзидарәләр җитәкчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре һ.б. катнашты.
Сессиянең көн тәртибендә җир салымы һәм ташламалы салымнар кебек мәсьәләләр каралды.
2015 елда физик затларның милкенә салым салу яңача исәпләнеләчәк. Милеккә салым салуның яңа тәртибе, салым ставкалары үзенчәлекләре турында белешмәләрне, кадастр бәясе күләме (салым аңа карап исәпләнеләчәк) турындагы мәгълүматны “Физик  затлар милкенә салым салу-2016“ сайтының яңа бүлегеннән алырга мөмкин. 2016 елда 2015 ел өчен салымның якынча күләмен “Кадастр бәясенә карап физик затларның милкенә салым салуның якынча исәбе“ сервисы аша исәпләргә була.  Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе белән Росреестр органнарында сорау буенча www.rosreestr.ru или www.mzio.tatarstan.ru. сайтында танышу мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International