Ключи авылы ишекләр ясау фабрикасында яңа мебель панельләре эшләп чыгару линиясе сафка басты

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

23 сентябрь көнне Ключи авылы ишекләр ясау фабрикасында яңа мебель панельләре эшләп чыгару линиясе сафка басты. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунаклар катнашты.

Альберт Кадыйров җитәкләгән предприятиедә бүгенге көндә 700дән артык кеше эшли. Яңа ачылган панельләр җитештерү линиясендә төп эшләр, нигездә, автоматлар ярдәмендә башкарылса да, аларны төгәл контрольдә тоту эшче кулларга йөкләнә. Шулай итеп, тагын өстәмә хезмәт урыннары булдырылган, ә бу, үз чиратында, район бюджетына өстәмә салымнар килә дигән сүз. 
“Albiko” дип аталган панельләр экологик яктан куркынычсыз югары сыйфатлы материаллардан эшләнә. Тантаналы төстә яңа линияне ачып җибәргәннән соң, төрле төсләрдәге ялтырап торган панельләр, чыннан да, күз явын алырлык дәрәҗәдә күркәм булып, конвейерлардан төшә башлады бу көнне. Ә өслекләргә бизәкләрне төрле рәсем итеп тә, ялтыравыклысын да, тонык итеп тә төшереп була икән. Шулай итеп, Ключи авылындагы ишекләр ясау фабрикасында яңа юнәлеш барлыкка килде. Әлеге предприятие җитештергән продукция Россия базарында һәм чит илләрдә дә үз кулланучысын табар дигән ышаныч зур. Инде ачылу тантанасында ук чит илләрдән килеп кызыксынучылар булды, алга таба да эшләре уң булыр шәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International