Бөгелмәләр Җиңү бәйрәменә әзерләнә

2015 елның 13 апреле, дүшәмбе
13 апрельдә Бөгелмәдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең барышын тикшерүгә багышланган киңәшмә булып узды.
 
      “Без – илебезгә Бөек Җиңү китергән сугыш каһарманнарын үз күзләребез белән күргән соңгы буын. Шуңа күрә 70 еллыкны лаеклы итеп уздыру – безнең төп бурыч, – дип ассызыклады Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров. – Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү дәвам итә, үзәк район хастаханәсендә ветераннар өчен палаталар төзекләндерелә, “Геройлар аллеясы”нда эш төгәлләнеп килә. 9 Май көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад шәһәр тарихына иң масштаблы буларак кереп калыр”. Төп доклад белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Бөгелмә муниципаль районы бүлеге начальнигы Рафаэль Миңнетдинов чыгыш ясады.

"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International