Ел гади булмас

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
Кичә Техника йортында икенче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы Советы депутатларының 46 нчы сессиясе булды. 
      Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, республика хөкүмәте вәкилләре, җирле депутатлар, чакырылган җәмәгать катнашты.
Сессиянең көн тәртибенә бер сорау куелып, “2014 елда Бөгелмә муниципаль районының социаль-икътисади үсеше һәм 2015 елга бурычлар” дип аталган иде. Төп доклад белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров чыгыш ясады. Узган елда шәһәр һәм район территориясендә эшләгән сәнәгать тармагы: геология хезмәткәрләре, механика заводы, транспорт һәм элемтә, фән, төзелеш өлкәсе уңышлы эшчәнлек алып барганнар. Агросәнәгать комплексы, зур булмаса да, алдагы ел белән чагыштырганда, югарырак күрсәткечкә ирешкән. Докладчы шулай ук муниципаль берәмлектә башкарылган эшләр: торак йортларга, мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрелүе; мәгариф өлкәсендә ирешкән уңышлар; социаль өлкәдәге хәлләр белән дә таныштырды. 
      Өстәмә чыгышлар белән 1 нче ашлык продуктлары комбинаты директоры Ирина Матвеева, Кодаш авыл җирлеге башлыгы Гүзәл Хәйсарова чыктылар, үзләре җитәкләгән комбинат һәм җирлектәге яңалыклар турында сөйләделәр. 
Татарстан икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева республикада 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе белән таныштырды. Әлеге стратегия эшләнештә генә булып, һәрбер муниципаль районның анда үз тәкъдим-теләкләрен җиткерә алуын әйтте, ике айдан соң бу документ кабул ителеп, гамәлгә керәчәген дә җиткерде. 
     Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, тулаем, илдәге, республикадагы икътисади вәзгыятьнең гади түгеллеген, шуңа күрә барлык өлкәләрдә дә җиң сызганып иҗтиһат итәргә кирәклекне әйтте. Узган ел катлаулы булуга карамастан, ил күләмендә төрле күрсәткечләр буенча республикабыз лидерлык позицияләрен саклап калган. Тулаем төбәк продуктын җитештерү күләме 1 триллион 600 миллиард сумнан артып киткән. Ирешкән уңышларны быел да саклап калу, ныгыту өчен авыл хуҗалыгы тармагында эшләрне җайга салу, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү кирәклеген ассызыклады. Шулай ук җитәкче торак-коммуналь хуҗалыгындагы хәлләрдән дә хәбәрдарлыгын күрсәтте. Бөгелмә муниципаль районында яшәүчеләрнең, мәсәлән, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 204 миллион сумнан артык әҗәте бар икән. Демографик вәзгыятьнең мактанырлык булмавы да (туучыларга караганда үлүчеләрнең күбрәк булуы), шәһәр һәм район сәламәтлек саклау идарәсе эшчәнлеген яхшырту кирәклеге дә ассызыкланды. 
      Сессиядә 2015 елның Парклар һәм скверлар елы буларак игълан ителүе һәм бу максатларда республика бюджетыннан 28 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелүе әйтелде. Шуның белән сессия эшен тәмамлады.

Руслан Җәләев
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International