Бүген бу турыда ТР брифингында Марат Рәхимов җиткерде. Аның сүзләренә караганда, соңгы атнада Бөгелмә шәһәре һәм районында 933 ОРВ очрагы теркәлгән (эпидпорог 76,69 %). Бу сан узган атна белән чагыштырганда 33% арткан дигән сүз. 2015 елда бу беренче тапкыр, эпидемиологик чик11,4% арткан. Авыручыларның82% -балалар. Шул уңайдан эпидимиягә каршы көрәш чаралары планы кертелде.
Шунысын әйтергә кирәк, гомумән алганда, Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидимия дәрәҗәсендә түгел. Шулай да, гыйнвар аеның 3 нче атнасыннан башлап һәр атнаны 10% тан 38%.ка кадәр арта. Шул сәбәпле, социаль, белем бирү, хезмәт күрсәтү учрежденияләрендә һ.б.профилактик-дәвалау режимы кертелгән, күпләп чаралар үткәрү тыелган.