Тикшерү файдага булсын!

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Тикшерү файдага булсын!

ТР юллар күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Борис Смирнов Бөгелмә җирлегендә пассажирларны йөртү автотранспорты эшчәнлегенә тикшерү уздырылачагын әйтеп, аның барышында Бөгелмәдә пассажирларга хезмәт күрсәтүче автотранспорт, такси хезмәте, мәктәп авто- буслары эшчәнлеге аеруча күз уңында тотылачагына басым ясады. “Бу тикшерү планлы төстә ТР Прокуратурасы белән килешеп үткәрелә”, – диде ул.

       Чара барышында шулай ук пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту, бу өлкәдә эшчәнлек алып баручы автотранспортка көн дәвамында контрольне көчәйтү мәсьәләсе дә каралачак. Исегезгә төшерәбез: 2009 елның 14 февралендә РФ Хөкүмәте Карары белән яңа “Шәһәр җир өсте электр транспорты һәм автомобиль траспортында пассажирларны йөртү кагыйдәләре” расланды. Шушы кагыйдәләр нигезендә системалы төстә пассажир автотранспортын тикшерү айлыклары уздырыла. Аның төп максаты: әлеге эш белән шөгыльләнүче оешмалар эшен контрольдә тоту, хәрәкәт куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә халыкка транспорт хезмәте күрсәтүче оешмаларның, ягъни перевозчикларның тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәүләренә ирешү.

"Бөгелмә авазы"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International