2 атна эчендә Бөгелмә полигонына 200 кубометрдан артык чүп чыгарылган

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Санитар-экологик икеайлыкта 2 атна эчендә 13000нән артык бөгелмәле катнашты. Шәһәр территорияләреннән кар җыю, чүп-чар һәм коры үсемлекләрне җыю, юл япмасын пычрактан чистарту буенча эшләр алып барыла. 200 кубометрдан артык чүп-чар полигонга чыгарылган инде. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» дә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Конков сөйләде.

Киләсе гомумшәһәр җыештыруы җомга, 19 апрельдә булачак. Линар Закировның хезмәтләр алдына куйган беренче чираттагы бурычы-шәһәрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә җыештыру. Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, икеайлык-чүплекләрне бетерү генә түгел, агачлар утырту, тирә – як территорияләрне җыештыру да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International