Мэрия бинасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең чираттагы утырышы узды. Комиссия эшендә шәһәр прокуратурасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге, дәүләт автоинспекциясе бүлеге, "БДД" ДБУ вәкилләре, юл-транспорт комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, урта махсус уку йортлары һәм социаль-мәдәни тормыш учреждениеләре директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.