Су басу чорында халык өчен куркынычсызлык кагыйдәләре

2024 елның 21 марты, пәнҗешәмбе

Су басу чоры алдыннан Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлеге халык өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерә:

• территорияне җыелган чүп-чардан җыештыру;

• казылган чокырларны һәм ишегалды бәдрәфләрен чистарту һәм зарарсызландыру;

• хуҗалык биналарын кирәк булмаган әйберләрдән арындыру;

• биналардагы ярыкларны төзәтергә, кимерүчеләрне юк итү буенча эшләр башкарырга;

• су коеларын капкачлар белән җиһазландырырга, кое бураларын төзек һәм чиста тотарга;

• су һәм азык-төлекне ябык савытларда, кимерүчеләр керә алмаслык урыннарда сакларга;

• шешә белән су запасын, яраклылыгы озак вакытлы булган азык-төлекне мөмкин кадәр югарырак урыннарда сакларга.

Су басу чорында:

• эчү һәм азык пешерү өчен шешәдәге яки кайнатылган су гына кулланыгыз;

• су басу урыннарындагы чишмәләрдән су эчмәгез һәм хуҗалык-көнкүреш ихтыяҗлары өчен табигый сулыклардан су кулланмагыз;

• су басуга эләккән ризыкларны кулланмагыз.

Бу кагыйдәләрне үтәү сезне күп авырулардан саклаячак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International