Бөгелмә районында Айнур Сафиуллин истәлегенә аллея утыртылды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районының Татар Димскәе авыл җирлегендә һәлак булган майор Айнур Сафиуллин истәлегенә аллея булдырылды.

35 зәңгәр чыршы үсентеләрен авыл мәчете янында авылдашлары, геройның якыннары һәм танышлары утыртты. Быел Айнур Сафиуллинга 35 яшь тулган булыр иде.

"Ул мәктәптә үк хәрби булырга хыялланды һәм Хәрби академияне тәмамлап, үз хыялына тугры калды", - дип истәлекләре белән уртаклашты Айнурның әнисе Зөбәрҗәт Сафиуллина. 

Артиллерия идарәсе бүлекчәләре штабы начальнигы, майор Айнур Сафиуллин махсус операциядә аның башыннан ук, 24 февральдән бирле була. Аннан вакыт-вакыт видео аша элемтәгә чыга.

Донбассны азат итү буенча хәрби хәрәкәтләр вакытында 27 декабрьдә аларның офицер блиндажына ракета эләгә. Айнурның хатыны һәм ике баласы — улы һәм кызы калган. Айнурны 5 гыйнварда Казанның Дан аллеясындагы Курган зиратында җирлиләр.

Батырлыгы һәм фидакарьлеге, кыюлыгы һәм тәвәккәл гамәлләре өчен Айнур Сафиуллин үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International