Юбилей датасы – хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары оешуга 50 ел тулу уңаеннан, Бөгелмәдә «Куркынычсыз тәгәрмәч» шәһәр конкурсы оештырылды. Барлык мәгариф учреждениеләреннән яшь юл хәрәкәте инспекторлары 16 нчы мәктәптә җыелдылар. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров укучыларга мөрәҗәгать итеп, хәрәкәтнең яшь инспекторлары хәрәкәте балалар һәм яшьләр арасында иң өлкәннәрнең берсе, шулай ук иң активларның берсе дип билгеләп үтте.
Конкурста яшь инспекторларны 5 станция һәм «Юл хәрәкәте иминлеге өчен бергә» иҗади конкурсы көтә. Шәһәр буенча беренче урынны 3 нче мәктәп командасы алды, икенче урында – 6 нчы мәктәп, өченче урында - 8 нче мәктәп. Район буенча 1 нче Карабаш мәктәбенең яшь инспекторлары җиңү яулады, 2 нче урында – Кече Бөгелмә мәктәбе, өченче урында – 2 нче Карабаш мәктәбе.