Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булдылар

2023 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булдылар. Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров белән бергә «РЭЛПРОМ» предприятиесенең эшчәнлеге һәм Бөгелмә аграр көллиятенең уку процессы белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Дмитрий Яшин, Ленар Гарипов, Рафаэль Фәттахов һәм Татарстан Республикасының үзйөрешле машиналарның һәм техниканың башка төрләренең техник торышына күзәтчелек итү идарәсе башлыгы Альберт Борһанов Бөгелмәдә җитештерергә планлаштырган тракторларны карадылар. Предприятие күчмә берәмлекләрне, җиһазларны һәм комплектлау җайланмаларын проектлау һәм әзерләү эшләрен башкарачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International