24 майда Бөгелмәдә соңгы кыңгырау чыңлаячак

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

24 май көнне Бөгелмә укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Бу хакта Эшлекле дүшәмбе барышында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров хәбәр итте.

«24 майдан мәктәпләрдә укулар 11 нче сыйныфлар өчен генә түгел, ә беренче һәм 9 нчы сыйныфлар өчен дә тәмамланачак. Калганнары каникулларга 1 июньнән соң китәчәк. Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләрендә чыгарылыш баллары 24нче июньдә узачак", - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International