Бөгелмә артистлары белән танышуга Мәскәү режиссеры килде

2022 елның 13 мае, җомга

Анна Горушкина, Мәскәү Губерна театры режиссеры бүген Бөгелмә театрында кунакта. Биредә сәхнә, зал, администрация һәм актерлар белән таныша.

Киләсе, 88 нче театр сезонына хәзерге заман драматургы Ярослава Пулинович пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы планлаштырыла.

Анна Горушкина бер генә көнгә килгән. Ул бүген актерларга карый, алар белән бергә пьеса укый, аның турында фикер алыша. Ә инде эшкә ныклап соңрак керешәчәкләр. Бу пьесаны режиссер элегрәк үзенең туган губерна театрында куйган. Аның куелышында Александр Ильин, Ирина Безрукова уйный.

Премьера октябрь аена планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International