Бөгелмә прокуратурасы хәбәр итә

2022 елның 26 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясенең Гражданнар процессуаль кодексына һәм «Башкарма производство турында» Федераль законга яшәү минимумы мәсьәләләре өлешендә үзгәрешләр кертелде.

Россия Федерациясе Гражданнар процессуаль кодексының 446 статьясына һәм «Башкарма производство турында» Федераль законга бурычлы гражданнарның мәнфәгатьләрен яклауга юнәлтелгән үзгәрешләр кертелде. 2021 елның 29 июнендәге 234-ФЗ санлы Федераль закон 2022 елның 1 февраленнән үз көченә керә һәм минималь керемнең кагылгысызлыгын тәэмин итә. Димәк, башкарма производстволар буенча бурычларны түләттергәндә, граждан исәбендә калган акчалар суммасы, яшәү урыны буенча РФ субъектында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән ким булмаска тиеш (әгәр күрсәтелгән яшәү минимумының зурлыгы РФ буенча тулаем эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән артып китсә).

Шуның белән бергә, законда билгеләнгән хезмәт хакыннан һәм гражданның башка керемнәреннән тотып калу күләмен чикләү башкарма документларның түбәндәге категорияләре буенча кулланылмый: алиментларны түләттерү, сәламәтлеккә китерелгән зыянны каплау, туендыручының үлеменә бәйле зыянны каплау, җинаятькә китергән зыянны каплау.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International