Бөгелмәнең ГХАТ бүлеге ноябрь аена йомгак ясады

2021 елның 3 декабре, җомга

Ноябрь ае Бөгелмә районына 58 сабый бүләк итте - бу 27 малай һәм 31 кыз. Беренче бала тууны 13 гаилә билгеләп үтте, икенче балалар 22 гаиләдә туды, 23 гаилә күп балалы статусына ия булды. 

Иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән әтигә 51 яшь.  Иң яшь әнигә 20, иң олы әнигә 41 яшь.

Әмир, Валерия, София исемнәре популярлыгын югалтмый.

Айның сирәк исемнәре - Шакир, Александрия.

Көзнең соңгы аенда Бөгелмә ГХАТ бүлегендә 23 пар үзләренең никахларын теркәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International